«Күпмилләтле туган илем»: дуслык дәресе (6+)

11 ноябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Күпмилләтле туган илем» дигән дуслык дәресе үткәрде.
Танып белү презентациясе ярдәмендә китапханәчеләр балаларны Татарстанда һәм Чаллы каласында яшәүче халыклар белән таныштырдылар, «төп халык» төшенчәсенә аңлатма бирделәр. Балалар рус, татар, чуаш һәм мордва халыкларының мәдәни гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше һәм бәйрәмнәре турында мәгълүмат алды. 
Милли тел яңгырашы белән таныштыручы халык фольклор җырларына һәм халык акылы тупланмалары – мәкальләргә аерым игътибар бирелде.
Россия – күпмилләтле ил, шунлыктан халыклар арасында дустанә рух һәм үзара аңлашу булдыруга багышланган бәйрәмнәр җәмгыять өчен аеруча кадерле. 

Поделиться: